Бүген Зәй ГРЭСның актлар залында 2019 елда күмәк килешүдә каралган йөкләмәләрне үтәү нәтиҗәләре буенча конференция узды. Конференция эшендә «Татэнерго» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Хаҗиев Рәүзил Мәгъсүмҗанович, Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Галиевич, Бөтенроссия электр профсоюзының Татарстан республика оешмасы рәисе Әхүнҗанов Хәлим Юлдашович, Зәй ГРЭСы директоры Токмачев Сергей Александрович катнашты. Разиф Галиевич Кәримов районның 2019 елда социаль-икътисади үсешенә нәтиҗә ясады һәм 2020 елга планнар турында сөйләде. Рәүзил Мәгъсүмҗанович Хаҗиев конференциядә катнашучыларны 2019 елда «Татэнерго» АҖ нең җитештерү-хуҗалык эшчәнлегенең нәтиҗәләре һәм 2020 елга куелган бурычлары белән таныштырды. Хәлим Юлдашович Әхунҗанов Татарстан Республикасы Электропрофсоюзы тарафыннан куелган профсоюз бурычларын үтәү һәм социаль партнерлыкны камилләштерү буенча алып барыла торган эш турында доклад белән чыгыш ясады. Зәй ГРЭСы директоры Сергей Александрович Токмачев һәм башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Андрей Алчин күмәк шартнамәнең үтәлеше турында хисап тоттылар. Конференциянең йомгаклау карары расланганнан соң бүләкләү өлеше булды. «Татэнерго» АҖ Мактау грамотасы белән Казяков Сергей Владимирович - социаль үсеш төркеме белгече, Фокин Владимир Геннадьевич - электр цехының 1 төркем җиһазларын ремонтлау буенча мастер бүләкләнделәр. «Татэнерго» АҖ Рәхмәт хаты белән 2 нче котлотурбина цехының котельный җиһазлары буенча машинисты - Гришин Борис Юрьевич бүләкләнде. Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән Андреева Татьяна Ивановна - техник хезмәт күрсәтү цехы краны машинисты, Воробьев Иван Васильевич - 1 нче котлотурбина цехының котельный җиһазлары буенча машинисты, Западнова Наталья Александровна - җитештерү - техник бүлеге инженеры, Рунов Андрей Павлович - ягулык цехы электростанцияләре җиһазларына хезмәт күрсәтү буенча көйләүче бүләкләнделәр. Зәй муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты Старикова Юлия Олеговна - электр цехы аппаратурасын ремонтлау һәм автоматиканы ремонтлау буенча электромонтер бүләкләнде. БЭП Республика Электропрофсоюзы комитетының Мактау грамотасы белән Бушурова Дарья Николаевна – химия анализы лаборанты, Киржацких Вячеслав Александрович - 2 нче котлотурбина цехының өлкән машинисты, Степко Альбина Равил кызы – җитештерү-техник бүлегенең исәпкә алу төркеме инженеры, Якимов Максим Юрьевич – электр цехының электротехника лабораториясе инженеры, Петленко Сергей Михайлович - җитештерү-техник бүлегенең әйдәп баручы инженеры бүләкләнделәр. Зәй ГРЭСының Мактау грамотасы белән Краснова Марина Геннадиевна - электр цехы аппаратурасын ремонтлау һәм автоматиканы ремонтлау буенча электромонтеры, Зарипов Илшат Хәким улы - инвестицияләр кертү бүлегенең 2 нче категорияле инженеры, Ломагина Наталья Федор кызы – план бүлеге экономисты, Нестягина Мария Павловна - җитештерү-техник бүлегенең 1 нче категорияле технигы бүләкләнделәр. Зәй ГРЭСЫ Рәхмәт хаты белән Мачтаков Леонид Константинович - котельный җиһазларын һәм ягулык цехы тузан әзерләү цехларын ремонтлау буенча көйләүче бүләкләнде. XII Спартакиада нәтиҗәләре буенча, Зәй ГРЭСЫ структур бүлекчәләре арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын – электр цехы, 2 урын – КТЦ-1, 3 урын – идарә бүлеге.