26 февральдә С. Рафыйков исемендәге үзәк китапханәнең уку залында 4 нче мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучылары өчен, «Сугыш белән капланган балачак» дип исемләнгән хәтер кичәсе узды. Алып баручы З. Гыйльманова укучыларга сугыш чоры балаларының язмышы, аларның нинди авырлыклар кичерүе турында җентекләп сөйләде. Очрашуга чакырылган Зеленин Владимир Тарасовичның - сугыш дәһшәтенең ачысын үз җилкәсендә күтәргән кешеләрнең берсе, үзенең чыгышы белән балалар күңелендә зур тәэсир калдырды. Безнең өчен сугыш-тарих. Без аның дәһшәтле елларын онытмаска тиеш.