Зәйдә район Советы утырышы узды

2020 елның 7 феврале, җомга

Бүген Зәйдә Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Фәнис Нуриев, «Челтәр компания»се ААҖ һәм «Татэнерго» АҖ генераль директорлары Илшат Фәрдиев, Рәүзил Хаҗиев, Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашында муниципаль район Советы утырышы узды. Утырыш эшендә шулай ук Россия чаңгы узышлары федерациясе президенты Елена Вяльбе, Россиянең атказанган тренеры Галина Шлыкова, СССРның атказанган спорт мастерлары Николай Зимятов, Александр Завьялов һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты. 2019 елгы эш нәтиҗәләре буенча доклад белән район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов чыгыш ясады. Район башлыгы гомумән алганда, 2019 елның республика һәм район дәрәҗәсендәге максатчан программаларны тормышка ашыруда уңышлы булуын билгеләп үтте. Утырышта шулай ук «Агрокөч» АҖ генераль директорының «Зәй шикәре» ААҖ эшчәнлеге мәсьәләләре буенча урынбасары Антон Трошин, Бигеш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Вәлиев чыгыш ясадылар. «Татэнерго» АҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев Зәй ГРЭСын модернизацияләү турында мәгълүмат бирде. Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин үз чыгышында катнашучыларны республиканың социаль - икътисади үсешенең төп күрсәткечләре белән таныштырды, ахырда зәйлеләргә нәтиҗәле эшләре өчен, рәхмәт белдерде һәм алга таба да шәһәр һәм район тормышындагы барлык мәсьәләләр уңышлы хәл ителер - дигән ышанычын белдерде. Хисап утырышы бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. «Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» дигән мактаулы исем «Зәй» агрофирмасы ҖЧҖ машинисты Шәрәфиев Айдар Минфәез улына бирелде. «Татарстан Республикасының Атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре» дигән мактаулы исем - "Шатлык" комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире - Грузинцева Ирина Александровнага бирелде. «Татарстан Республикасының Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре» дигән мактаулы исем - 146 нчы район үзәк даруханәсе фармацевты Кадыйрова Рима Әхмәтшәрип кызына бирелде. Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтенә Галиев Эдуард Шәйхнур улы - Татарстан Республикасы спорт министрлыгының «Спорт әзерлеге үзәге» баш тренеры һәм Бакеева Наталья Панфиловна - район финанс-бюджет палатасының исәп-хисап бүлеге башлыгы ия булдылар. «Горзеленхоз» ҖЧҖнең реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә буенча әйдәп баручы белгече Плешков Алексей Владимирович, Югары Шепкә төп гомуми белем бирү мәктәбенең физика һәм информатика укытучысы Галиев Илшат Зәки улы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International