2020 елның 1 гыйнварыннан каты коммуналь калдыкларны чыгаруга Татарстан Республикасы тарифлар буенча дәүләт комитетының 19.12.2009 ел, № 11-54/ТК карары белән расланган яңа тарифлар гамәлдә була. Күп фатирлы йортларда каты коммуналь калдыкларны чыгарган өчен түләү күләме аена бер кешегә 86 сум 34 тиен, индивидуаль йортларда аена бер кешегә 93 сум 66 тиеннән исәпләнә. Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 1 гыйнварыннан Зәй муниципаль районы территориясендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү эшчәнлеге «ГРИНТ» ҖЧҖнең төбәк операторы тарафыннан башкарыла.