Бүген Зәй "Татарстан чаңгы юлы-2020" республика ярышларына кушылды. Массакүләм стартлар «Россия чаңгы юллары» XXXVIII ачык Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары кысаларында узды. Беренче булып балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр старт алды – алар 200 метр араны уздылар, шәһәр һәм авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары 500 метрга, калган катнашучылар: политехника көллияте студентлары, сәнәгать предприятиеләре белгечләре, бизнес вәкилләре, социаль, спорт, мәдәни, административ учреждениеләр хезмәткәрләре - 1800 метр арага шудылар. Ярышның тантаналы өлеше һәм төп стартлар яңа шәһәрнең урман массивында узды. Зәйлеләрне спорт бәйрәме белән район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов котлады. Ярыш барганда чарада катнашучылар һәм кунаклар концерт номерлары карадылар, танылган чаңгы спорты осталары фотосурәтләре янында фотога төштеләр. Политехник колледж коллективы әзерләгән кыр боткасын һәм кайнар чәйне татып карарга да мөмкинлек булды. Бу көнне шулай ук, микрорайоннарда һәм авыл җирлекләрендә ярышлар старт алды. Алар Зәйдә – 2дә -1 нче мәктәп территориясендә, Мирный бистәсендә - 5 нче мәктәп базасында, җирлекләрдә - авыл мәктәпләре янында узды.