6 февральдә «Энергетик» мәдәният сараенда Салават Фәтхетдиновның юбилей концерты булды. Анда котлау сүзе белән район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов чыгыш ясады. Салават Фәтхетдинов - Татарстан Республикасының халык артисты, үз композицияләрен зур осталык белән башкаручы җырчы, Башкортстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган артисты, автоспорт буенча спорт мастеры, «Салават» театры директоры һәм җитәкчесе. Зәйлеләр Салават Зәкиевич Фәтхетдиновка яңа иҗат уңышлары телиләр.