Зәйдә Икътисади советның чираттагы утырышы узды

2020 елның 8 феврале, шимбә

Бүген район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов Икътисади советның чираттагы утырышын үткәрде. «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ «Газпром» АҖ Әлмәт магистраль газүткәргечләр линия җитештерү идарәсе Зәй линия эксплуатация хезмәте эшчәнлегенең 2019 ел нәтиҗәләре һәм 2020 елга перспектив планнары турында мәгълүмат тыңланды. Утырышта идарә башлыгы Садыйков Илфар Юфар улы төп бурычлар турында сөйләде. 2019 елда идарә файдалана торган магистраль газүткәргечләрнең линия өлешендә аварияләр һәм инцидентларга юл куелмаган. Коллективта 16 кеше эшли, бюджет буенча барлык түләүләр, салым һәм финанс исәп-хисаплары вакытында башкарыла. Икътисади совет әгъзалары үзара фикер алыштылар. Утырышка район башлыгы Разиф Кәримов йомгак ясады һәм беркетелгән территорияне төзекләндерү буенча үз киңәшләрен бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International