ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2020 ел
сишәмбе
2020 елның 6-9 февралендә Казан шәһәрендә 9-11 сыйныф укучылары арасында физик культура буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабы үткәрелде.
5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Чыршыкай» мәктәп урманчылыгы әгъзалары Урман хуҗалыгы министрлыгы музеенда булдылар. Биредә аларга сәяхәтне Татарстанның атказанган урманчысы, музей директоры Илгиз Зарипов оештырды.
Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерчеләре 2020 ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алуга бюджет акчалары алырга мөмкин. Бу акчаларны гектарга 35 кг ашлама туплаган хуҗалыклар ала. Быел бер гектарга 70 кг ашлама туплау бурычы куелды. Шуңа күрә түбән күрсәткечле районнарга активлашырга кирәк.

10
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

Кармалка бистәсендә яшәүче Шәмсетдинова Миңсорур Исхак кызы бүген үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны бәйрәм белән котларга шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина һәм район мәдәният йорты автоклубы хезмәткәрләре килгән иде.

Хәтер һәм Дан елын үткәрү кысаларында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган Бөтенроссия иншалар конкурсының төбәк этабына йомгак ясалды.
Түбән Кама шәһәрендә «Ел укытучысы» һөнәри конкурсының зона этабында безнең педагоглар - 2 нче мәктәпнең математика һәм информатика укытучысы Новикова Н.Н., Бохарай төп гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Белов Е.В., «Педагогик дебют» номинациясендә 3 нче мәктәпнең математика укытучысы Хасметдинова А.А., «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә 2 нче мәктәпнең татар теле укытучысы Забурдаева Р. Р. Зәй муниципаль районы данын якладылар.
Минераль ашламалар туплау темплары һәм авыл хуҗалыгы җирләреннән нәтиҗәле файдалану турында бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә сөйләде. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
8 февральдә Бөгелмәдә 2008-2009 елларда туган яшүсмерләр арасында ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан грек-рим көрәше буенча республика турниры узды.
7 -9 февральдә Түбән Камада 2007-2008, 2009-2010 елларда туган яшүсмерләр арасында «М-7» призына ирекле көрәш буенча VIII ачык Бөтенроссия турниры узды. Анда «Зәй» спорт мәктәбе спортчылары катнашып, уңышлы чыгыш ясады.
8 февральдә Яшьләр эшләре идарәсе белгечләре «ЅиппуФест» халыкара креатив чаналар фестивалендә катнашып, «Мондый хәл кайда күрелгән?» номинациясендә 1 нче урын яуладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International