14 февральдә "Медицина десанты" республика акциясен ябу булды. Дүрт көн дәвамында Казан дәүләт медицина университеты, Казан медицина колледжы һәм Чуваш дәүләт университетының студент медицина отрядларының унике кешесе Зәй районы халкына медицина, социаль һәм адреслы ярдәм күрсәттеләр. Акциядә катнашучы студентлар дүрт торак пунктта Сәвәләй, Урсай, Үтәшкин һәм Яңа Спаста булдылар һәм 50дән артык кешенең артериаль, күз эчендәге кан басымын, кандагы глюкоза дәрәҗәсен үлчәделәр, 46 кешегә ЭКГ төшерделәр һәм башка медицина хезмәтләре күрсәттеләр. Булачак медиклар диспансерлаштырылырга тиешле кешеләргә анкеталар тутырдылар, шулай ук халыкның медицина грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән киңәшләрен бирделәр. Медицина ярдәменнән тыш, Зәй районында яшәүчеләргә социаль ярдәм дә күрсәтелде. Шулай итеп, 20дән артык йорт яны территориясе һәм 5 һәйкәл кардан чистартылды. Өлкәннәр һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары яшь табиблар белән үз тормышларында кичергән вакыйгалар белән уртаклаштылар. Моннан тыш, акциягә мәктәп укучылары белән эшләү дә кертелгән иде. Сәвәләй һәм Яңа Спас төп гомуми белем бирү мәктәбләрендә укучылар өчен беренче медицина ярдәме күрсәтү, бәйләвечләр салу буенча мастер-класслар, шулай ук сәламәт яшәү рәвеше һәм гигиена тәрбиясе буенча әңгәмәләр үткәрелде.