ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2020 ел
җомга
14 февраля в ГДК городской библиотеке филиал №7 состоялась патриотическая встреча поколений «Низкий поклон Вам, земляки!», посвящённая 31-й годовщине вывода войск из Афганистана.
14 февраль-Халыкара китаплар бүләк итү көнендә, Зәй Үзәк балалар китапханәсе коррекция мәктәбенең дүртенче сыйныфына китаплар җыелмасы бүләк итте.
Зәй шәһәрендә яшәүче тыл хезмәтчәне Гаязова Мөфлихә Йосыф кызы бүген үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Зәй муниципаль районында Россия Федерациясендә Җиңүнең 75 еллыгы һәм Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Безгә тынычлыкны сакларга васыять ителгән» район үзешчән иҗат фестивале дәвам итә.

13
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе
2020 елның 9 февралендә Әлмәт шәһәрендә «Урсал Тауда» бөтенроссия фестиваль-конкурсы узды.

Бүген Зәй муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең «Яшьләр арасында социаль - тискәре күренешләрне кисәтүгә юнәлдерелгән чараларны көчәйтү турында» киңәйтелгән утырышы узды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин күрсәтмәсе буенча, патриотизм һәм актив гражданлык позициясен тәрбияләү, хокукый белем бирү, укучыларның дәүләт төзелеше турында белемнәрен тирәнәйтү һәм аларның иҗади активлыгын арттыру максатларыннан чыгып, Зәй муниципаль районы гомуми белем оешмаларында ТАССР төзелүнең йөзьеллыгына багышланган парламент дәресләре һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75-еллыгына багышланган чаралар уза.

12 февральдә Түбән Кама шәһәрендә "Т. А. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры" базасында Татарстан Республикасы районнарыннан килгән актерлар өчен "Театр коллективында режиссерлык һәм актерлык эшчәнлеге нигезләре" дигән республика иҗади лабораториясе узды.

2020 елның 10нчы февраленнән 12нче февраленә кадәр Казан шәһәрендә татар әдәбияты буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
12 февральдә «Энергетик» мәдәният йортының спорт залында 3,4 нче сыйныф укучылары арасында өстәл теннисы буенча, «Барс» спорт мәктәбенең ачык беренчелеге булып узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча кызлар арасында: 1 урын Бабарыкина Анастасия, 2 урын Муханова Полина, 3 урын Сметанина Аврора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International