“Китаплар бүләк итегез!”

2020 елның 14 феврале, җомга

14 февраль - Халыкара китаплар бүләк итү көнендә, Зәй үзәк балалар китапханәсе коррекция мәктәбенең дүртенче сыйныфына китаплар җыелмасы бүләк итте. Бу көннең максаты бик гади – кемгә дә булса яхшы китап бүләк итү һәм башкаларны да шундый ук гамәл кылырга илһамландыру. Яңа китап бүләк итү мәҗбүри түгел, үз китап киштәңнән, укылган китапны бүләк итәргә дә мөмкин. Укучылар әкиятләр җыентыкларына һәм «Мин дөньяны өйрәнәм» сериясенең энциклопедияләренә бик шат булдылар. Шулай ук һәрбер балага “Китаплар бүләк итегез!” дип аталган мәгълүмати буклетлар да таратылды. Бөек рус язучысы Л.Н.Толстой болай дип әйткән: “Чын йөрәктән эшләнелгән изгелек һәрвакыт синең үзеңә әйләнеп кайта”. Һәм бу чынлап та шулай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International