Район башлыгы Р.Г. Кәримов парламент дәресендә катнашты

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин күрсәтмәсе буенча, патриотизм һәм актив гражданлык позициясен тәрбияләү, хокукый белем бирү, укучыларның дәүләт төзелеше турында белемнәрен тирәнәйтү һәм аларның иҗади активлыгын арттыру максатларыннан чыгып, Зәй муниципаль районы гомуми белем оешмаларында ТАССР төзелүнең йөзьеллыгына багышланган парламент дәресләре һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75-еллыгына багышланган чаралар уза. 2020 елның 13 нче февралендә Зәй 6 нчы урта гомуми белем мәктәбе базасында «Йолаларны саклап, киләчәкне булдырабыз» темасы буенча парламент дәрес үткәрелде. Дәрес Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары белән башланды. Татарстан Республикасы тарихына багышланган видеороликлар күрсәтү оештырылды. Укучылар алдында Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г.Кәримов чыгыш ясады. Очрашу да шулай ук Зәй шәһәре прокуроры Р.Р. Кәримов, Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Е.В. Недошивина катнашты. 10, 11 нче сыйныф укучылары Татарстан Республикасы һәм Зәй муниципаль районының үсеш тарихы белән таныштылар. Өлкән сыйныф укучылары активлык һәм кызыксыну күрсәттеләр, балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International