Район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов 90 яшьлек юбилярны котлады

2020 елның 14 феврале, җомга

Зәй шәһәрендә яшәүче тыл хезмәтчәне Гаязова Мөфлихә Йосыф кызы бүген үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга район башлыгы Р.Г. Кәримов, Зәй ГРЭСЫ профком рәисе А.П. Алчин, район мәдәният йорты автоклубы хезмәткәрләре, туганнары һәм якыннары килде. Р. Г. Кәримов Мөфлихә Йосыфовнага Россия Президенты В.В. Путинның котлау телеграммасын тапшырды, сугыштан соңгы елларда фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек, иминлек, озын гомер, якыннары һәм туганнарының янәшәсендә исән-имин яшәвен теләде. Мөфлихә Гаязова 1930 елда Әлки районы Югары Әлки авылында туа. Сугыш елларында 12 яшьтән колхозда эшли, 1950 елдан Казан шәһәренең "СПАРТАК" аяк киемнәре тегү фабрикасында хезмәт куя. Кияүгә чыкканнан соң, Казахстанның Кинтау шәһәренә китә һәм анда шахтада эшли. 1956 елда туган якларына күченеп кайта һәм Зәй ГРЭСына штукатур-маляр булып эшкә урнаша. Тырыш хезмәте өчен, бик күп Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Бүгенге көндә  юбилярның ике кызы, 3 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар. Бүген  Мөфлихә Йосыф кызы хөрмәтенә җылы теләкләр, матур җырлар яңгырады, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International