Зәйдә "Якташларыбыз, сезгә баш иябез!" дип исемләнгән патриотик очрашу узды

2020 елның 14 феврале, җомга

14 февраль көнне шәһәр китапханәсенең 7 нче филиалында гаскәрләрне Әфганстаннан чыгаруга 31 ел тулуга багышланган «Якташларыбыз, сезгә баш иябез!" дип исемләнгән патриотик очрашу узды. Чараның максаты: яшүсмерләрдә Әфган сугышы геройлары мисалында патриотизм хисе тәрбияләү. Анда «Миләшкәй» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, 5,6 сыйныф укучылары, китапханәче, «Мирный» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе, шәһәр мәдәният йортының иҗат хезмәткәрләре һәм Әфганстандагы сугыш ветераннары катнашты. Әфганстанда үткәрелгән еллар, Ватан алдындагы бурычларын батырларча үтәгән дуслар - геройлар турында искә төшерделәр. Мондый очрашулар Мирный микрорайонында традициягә әверелде. Чарада катнашучылар бүгенге көндә бик мөһим һәм кирәкле булган кызыклы очрашу өчен әфганчыларга зур рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Барлыгы 50 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International