Бүген Зәй муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең «Яшьләр арасында социаль - тискәре күренешләрне кисәтүгә юнәлдерелгән чараларны көчәйтү турында» киңәйтелгән утырышы узды. Утырышта прокурор ярдәмчесе, комиссия әгъзалары, районның өстәмә белем бирү учреждениеләре һәм спорт мәктәпләре җитәкчеләре, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Көн тәртибе буенча район Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлегенең 2019 елга хисабы, профилактик учетта торучы балигъ булмаганнарны физик культура, спорт һәм туризм идарәсе карамагындагы һәм мәдәният идарәсе учреждениеләре эшчәнлегенә җәлеп итү турында мәгълүмат тыңланды. Утырыш барышында балалар һәм яшүсмерләр арасында социаль - негатив күренешләрне булдырмау буенча профилактик эшне тагын да көчәйтергә дигән карар кабул ителде.