В Заинске өстәл теннисы буенча ачык беренчелек узды

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

12 февральдә «Энергетик» мәдәният йортының спорт залында 3, 4 нче сыйныф укучылары арасында өстәл теннисы буенча, «Барс» спорт мәктәбенең ачык беренчелеге булып узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча кызлар арасында: 1 урын Бабарыкина Анастасия, 2 урын Муханова Полина, 3 урын Сметанина Аврора. 3 сыйныф малайлары арасында: 1 урын Шатилов Данис, 2 урын Цыганов Платон, 3 урын Миңнехуҗин Нияз. 4 сыйныф малайлары арасында: 1 урын Миннебаев Камил, 2 урын Фәйрузов Раил, 3 урын Куприянов Тимур. Җиңүчеләр һәм призерлар медальләр һәм район Башкарма комитетының физик культура, спорт һәм туризм идарәсе грамоталары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International