12 февральдә Түбән Кама шәһәрендә "Т. А. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры" базасында Татарстан Республикасы районнарыннан килгән актерлар өчен "Театр коллективында режиссерлык һәм актерлык эшчәнлеге нигезләре"дигән республика иҗади лабораториясе узды. Мастер-классларда авыл һәм шәһәр мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре катнашты. Лабораториянең максаты - үзешчән театр коллективларын ныгыту һәм үстерү.