Борһанов Дилияр- татар әдәбияты буенча мәктәп укучылары республика олимпиадасының йомгаклау этабы призеры

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

2020 елның 10нчы февраленнән 12нче февраленә кадәр Казан шәһәрендә татар әдәбияты буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Зәйнең 6нчы урта гомуми белем мәктәбе 10 нчы сыйныф укучысы Борһанов Дилияр татар әдәбияты буенча мәктәп укучылары республика олимпиадасының йомгаклау этабы призеры булды. Татар әдәбияты буенча олимпиада призерларын әзерләгән укытучылар: 6нчы урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Данилова Зилә Гарифҗан кызы, «Сәләтле балаларның өстәмә белем үзәге - фәннәр кече академиясе»нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Васильева Ирина Ивановна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International