Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәй районында бөртекле культуралар җыюны «Зәй» агрофирмасы беренчеләрдән булып төгәлләде
2020 елның 1 сентябре, сишәмбе
“Зәй” агрофирмасы” ҖЧҖ игенчеләре бөртекле культуралар җыюны беренчеләрдән булып төгәлләделәр. Хуҗалык урып-җыюга 21 июльдә кереште. 10696 га мәйданда алар 58 746 тонна ашлык җыеп алдылар. Хуҗалыкта уңдырышлылык - 54,9 ц/га, шул исәптән көзге бодай - 68,2 ц/га. Кырда Мега, Нью-Холланд, Торум, Класс Тукано, Лексион маркалы 19 комбайн эшләде. Алдынгы комбайнчылар арасында:Айрат Уразманов - 4461 тонна, Ирек Хәсәншин - 4442 тонна, Андрей Митрофанов - 4106 тонна, Илсур Шәймөхәммәтов – 3857 тонна, Илмир Шәймөхәммәтов - 3826 тонна, Илшат Насипов – 3810 тонна, Рамил Сибъгәтуллин – 3752 тонна, Айрат Җиһаншин – 3745 тонна, Риназ Закиров – 3444 тонна һәм Дмитрий Исаичев – 3189 тонна. Җыелган уңыш «Зәй элеваторы» һәм «Зәй икмәк кабул итү предприятиесе»нә ташыла. «Зәй элеваторы»ның киптерү җайланмалары, дымлылык 18% булганда, тәүлеккә 4000 тоннага кадәр ашлык үткәрергә сәләтле, ә «Зәй икмәк кабул итү предприятиесе» шундый ук дымлылык белән тәүлеккә 1500 тонна ашлык үткәрә ала. «Быел югары уңыш алуга чәчү алдыннан эшкәртү, минераль ашламалар кертү, тыгызлап тигезләү һәм орлыкларга карата биологик препаратлар куллану, үсемлекләрне яклау чараларынннан файдалану кебек технологик процессларны башкару йогынты ясады. Тыгызлап тигезләү кулланылган мәйдандагы бодай гектардан 1,5-2 центнерга күбрәк уңыш бирде һәм бөртеклеләрнең уңдырышлылыгын 10-15% ка арттырды. Чәчү өчен элиталы орлыклар кулланыла. Алар арасында - «Скипетр» көзге бодае, «Нур» һәм «Раушан» арпасы, шулай ук «Йолдыз» сабан бодае, - дип сөйли агрофирманың баш агрономы Олег Умнов. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, бүген Зәй районында бөртекле культураларны җыю 84 %ка төгәлләнгән, 31,4 мең га суктырылган, 166,6 мең тонна ашлык җыелган, уңдырышлылык - 53 ц/га.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин.
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
Пенсия акчаларын туплаган Татарстанлылар 2026 елда түләүләрнең өч вариантының берсенә дәгъва итә ала: вакыты чикләнмәгән тупланма пенсия, бер тапкыр бирелә торган түләү яисә сроклы түләү (билгеле бер срокка). Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге мәгълүматлары буенча, быелның гыйнварыннан 1 500 татарстанлыга мондый түләүләр билгеләнгән һәм күчерелгән.
ТР буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Цифрлы идентификаторны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә үк барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә аннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең 25 000 клиенты файдалана алды. Аларның 13 меңгә якыны - пенсия яшендәге кешеләр, 4 меңгә якыны - инвалидлыгы булган гражданнар һәм тагын шуның кадәр үк - күп балалы ата-аналар.
ТР да 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособие түләүгә 24,2 млн нан артык акча күчерелгән
Яшь ярымга кадәрге балага пособиене баланың әнисе генә түгел, фактта бала караучы әтиләр, башка туганнары, шулай ук опекуннар да исәп тотарга хокуклы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз