Зәй районының белем бирү оешмалары "Роспотребнадзор" таләпләрен катгый үтәп, гадәти режимда эшли башлады

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

Бүген барлык белем бирү оешмаларында 1 сентябрь - уку елы башлануга багышланган тантаналы линейкалар узды. Зәй укучылары озак вакытлар дистанцион уку һәм җәйге каникулда булганнан соң, үз педагоглары һәм сыйныфташлары белән очраштылар. Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында беренче һәм унберенче сыйныфлар өчен бәйрәм линейкалары 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә, Башкарма комитет җитәкчесе И. Ф. Хафизов катнашында 6 нчы мәктәптә, район башлыгы урынбасары В. Г. Акатьев катнашында 2 нче һәм 4 нче мәктәпләрдә узды. Беренче уку көнендә балалар өчен Хәтер һәм Дан елына багышланган «Җиңү дәресләре» һәм «Сәламәтлек дәресләре» үткәреләчәк. Зәй муниципаль районының барлык белем бирү оешмалары, яңа коронавирус йогышы таралуга юл куймау максатыннан, регламентны катгый үтәп, гадәти режимда эшли башлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International