Бүген Зәйдә 850 мегаватт егәрлекле пар-газ җайланмасын төзи башлау хөрмәтенә истәлек билгесе ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия энергетика министры Александр Новак, район һәм "Татэнерго" ААҖ җитәкчелеге катнашты.
Бүген Россия энергетика министры Александр Новак һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Зәйгә эш сәфәре кысаларында, Бөек Ватан сугышы ветераны Л.Я. Мачтаков белән очраштылар.
Зәй муниципаль районында «Безнең ишегалды» программасы буенча актив эш алып барыла.
Бүген Урсай авыл җирлегендә район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев катнашында халык җыены узды. Валерий Григорьевич катнашучыларны районның 2020 елдагы икътисади үсеше, 2021 елда тормышка ашырылачак яңа планнар һәм проектлар белән таныштырды.
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов «Безнең ишегалды» республика программасын тормышка ашыру максатында, Зәй-2 микрорайоны, Александр Бистәсе, Бохарай авылы ишегалларын карап чыкты.