Зәйдә алимент мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булачак

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе
18 сентябрьдә 16.00 сәгатьтә хакимият бинасында (69 кабинет, 3 кат) алимент мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булачак. Гражданнарны кабул итүдә суд приставлары хезмәте, опека һәм попечительлек бүлеге, мәшгульлек үзәге, полиция, прокуратура, администрация һәм социаль яклау вәкилләре кергән комиссия белгечләре катнашачак. Кабул итүгә алдан язылу (8-85558) 7-07-66, 3-41-31 телефоннары буенча эш сәгатьләрендә башкарыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International