ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2020 ел
шимбә
Бүген «Зәй» агросәнәгать паркы территориясендә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Бу атнада Александр Бистәсе, Баграж, Бохарай, Югары Шепкә, Югары Нәлем һәм Түбән Биш авыл җирлекләре шәхси ярдәмче хуҗалыклары үз продукцияләрен тәкъдим итте.

13
ноябрь, 2020 ел
җомга
Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Николай Валерьевич Нефедов ярдәме белән пандемия чорында Зәй муниципаль районы “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучылары өчен төрле волонтерлык акцияләре оештырылды.
Тыңлауларда катнашучылар Зәй ГРЭСының өстәмә энергоблогы төзелешен, 50 елдан артык тарихы булган легендар электростанцияне модернизацияләүне хупладылар. Утырышны шәһәр хакимиятенең кече залында район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Николай Нифатов үткәрде. «Землеустроительное бюро» ҖЧҖ директоры Рәсил Әгъләмов тыңлауларда катнашучыларга капиталь төзелеш объекты өчен линия объектларын планлаштыру проекты һәм урнаштыру проектын тәкъдим итте. Эшләрнең заказчысы - «ТАТЭНЕРГО» АҖ филиалы-Зәй ГРЭСЫ. Генплан нигезендә линияле объектлар: газүткәргечләр, суүткәргечләр, парүткәргечләр, электр коммуникацияләре төзү карала. Торбаүткәргечләр эстакадасы бары тик Зәй ГРЭСына бүлеп бирелгән җирләрдә генә урнаша. Суыткыч суның циркуляция сулары, кабельле электр линияләре өлешчә муниципаль милек җирләрендә урнашкан. Тыңлауларда катнашучылар «Татэнерго” АҖ филиалы Зәй ГРЭСы тарафыннан пар-газ җайланмасы» капиталь төзелеш объекты өчен линия объектларын урнаштыру территориясен планлаштыру проектын һәм территорияне межалау проектын бертавыштан расладылар.
Бүген «Таң» бүлекчәсенең Куш-Елга товарлыклы- сөтчелек комплексында Зәй муниципаль районы хуҗалыкларында 2020 елның 10 аенда терлекчелек тармагы эшчәнлеген анализлау буенча семинар-киңәшмә узды.
Ел саен 16 ноябрьдә Халыкара толерантлык көне билгеләп үтелә. Әлеге дата кешелек җәмгыяте яшәү һәм аны үстерү өчен мөһим, чөнки хәзерге заманның зыялы кешесе- ул үзен хөрмәт итү хисе булган һәм тирә яктагылар хөрмәт иткән кеше, чөнки толерантлык кешенең югары һәм интеллектуаль үсешкә ия булу билгеләре.
12 ноябрьдә район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы М.И. Захарова катнашында эшмәкәрләр советының чираттагы утырышы булды.

12
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Николай Нифатов белән «Аккорайд Уилз Руссиа» ҖЧҖендә булды.
Бүген Аксар авыл җирлегендә Зәй муниципаль районы авыл җирлекләре башлыклары катнашында семинар узды. Семинар эшендә район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Марина Захарова, район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре катнашты.
«Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнары филиалы Зәй районы бүлеге 2020 елның 9 ноябреннән 13 ноябренә кадәр Европа сыйфат атналыгына һәм Бөтендөнья сыйфат көненә багышланган «кайнар линия» үткәрә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Техниканы кышкы саклауга кую һәм машина - трактор паркын техника ремонтлауга әзерләү буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс үткәрү турында" 28.10.2020 ел, № 227/2-пр боерыгы нигезендә, Зәй муниципаль районында комиссия җитәкчесе - «Агросила Сервис» ААҖнең ремонт һәм эксплуатацияләү сыйфатын тикшерү бүлеге башлыгы Хәкимов Ф.С., дәүләт техник күзәтү бүлеге башлыгы Гончаров В.Г. һәм Зәй районы авыл хуҗалыгы идарәсе вәкилләре катнашында конкурс узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International