Зәйдә техниканы кышкы саклауга кую һәм машина - трактор паркын техника ремонтлауга әзерләү буенча конкурска йомгак ясалды

2020 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Техниканы кышкы саклауга кую һәм машина - трактор паркын техника ремонтлауга әзерләү буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс үткәрү турында" 28.10.2020 ел, № 227/2-пр боерыгы нигезендә, Зәй муниципаль районында комиссия җитәкчесе - «Агросила Сервис» ААҖнең ремонт һәм эксплуатацияләү сыйфатын тикшерү бүлеге башлыгы Хәкимов Ф.С., дәүләт техник күзәтү бүлеге башлыгы Гончаров В.Г. һәм Зәй районы авыл хуҗалыгы идарәсе вәкилләре катнашында конкурс узды. Конкурс барышында техниканы кышкы саклауга, консервацияләү һәм герметизация кагыйдәләрен мәҗбүри үтәү белән, ачык җиһазландырылган мәйданчыкларда урнаштыруга аерым игътибар бирелде. Конкурс йомгаклары буенча 1 урын - «Зәй шикәре» агрофирмасына, 2 урын - «Восток», 3 урын - «Нива» ширкәтенә бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International