Зәйдә авыл җирлекләре башлыклары семинары узды

2020 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе
Бүген Аксар авыл җирлегендә Зәй муниципаль районы авыл җирлекләре башлыклары катнашында семинар узды. Семинар эшендә район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Марина Захарова, район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Семинарда катнашучылар Аксарның Сабантуй үткәрү урынын, үзара салым акчасына төзекләндерелгән балалар мәйданчыгын, тыл хезмәтчәннәренә куелган һәйкәлне, Ленин урамы буенча асфальт юлны карадылар, капиталь төзекләндерелгән мәдәният йортында булдылар. Семинарның пленар өлеше дә яңартылган клубта узды. Кереш сүз белән семинарда катнашучыларга район башлыгы Разиф Кәримов мөрәҗәгать итте. Авыл җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов 2020 елда үзара салым кысаларында башкарылган эшләр һәм 2021 елга планнар турында сөйләде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Марина Захарова авыл җирлекләре җирле үзидарә органнарының 9 айлык эшчәнлегенә анализ ясады. Семинарда шулай ук күчемсез милек объектларын, җир кишәрлекләрен инвентаризацияләү һәм зиратларны рәсмиләштерү, авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны һәм КФХларны, мини-фермаларны үстерү программасы буенча план күрсәткечләрен үтәү; хезмәт базарындагы вәзгыять; хайваннар һәм кошлар авыруларын профилактикалау мәсәләләре каралды. Семинарга нәтиҗә ясап, Разиф Кәримов авыл җирлекләре башлыклары эшчәнлеген бәяләүнең түбәндәге критерийларыннан чыгып формалаштырыла торган рейтинг күрсәткечләренә игътибар итәргә чакырды: документларны рәсмиләштерү, үзара салым программасын гамәлгә ашыру күләме, юллар, зиратларның, социаль-мәдәни объектларның торышы, салымнар җыю, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү һ. б.. Шулай ук район башлыгы семинарның пленар өлешендә каралган мәсьәләләр буенча эшне көчәйтү буенча үз киңәшләрен бирде. Авыл җирлекләре башлыклары авылда халыкны эш белән тәэмин итүне аерым контрольдә тотарга тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International