Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйнең социаль хезмәткәрләренә һәм волонтерларына пандемия белән көрәштә Николай Нефедов ярдәме
2020 елның 13 ноябре, җомга
Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Николай Валерьевич Нефедов ярдәме белән пандемия чорында Зәй муниципаль районы “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучылары өчен төрле волонтерлык акцияләре оештырылды. Шуларның чираттагысы - 12 ноябрьдә Николай Валерьевич “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре өчен медицина битлекләре тапшырды. Николай Валерьевич билгеләп үткәнчә, шәхси саклану чаралары медиклар белән беррәттән диярлек алдынгы урыннарда торучыларга, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга көн саен социаль һәм социаль-көнкүреш ярдәме күрсәтүче социаль хезмәткәрләргә бик кирәк: “Социаль хезмәт коронавирус пандемиясе чорында ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга ярдәм итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшли. Социаль хезмәткәрләр үз карамагындагыларның өйләренә барып, аларның ризыклары, дарулары һәм көндәлек кирәкле товарлары булуын, аларның психологик хәлләрен күзәтәләр. Шул ук вакытта мондый ярдәмнең коронавирус йогышын профилактикалау буенча барлык кирәкле чараларны үтәп күрсәтелүе, аерым алганда, социаль хезмәткәрләрнең медицина битлекләрен вакытында алмаштыруы бик мөһим. Мин финанс ягыннан 2-3 сәгать саен битлек белән тәэмин итү бик авыр булуын аңлыйм һәм нәкъ менә шуңа күрә аларга кирәкле ярдәмне күрсәтергә карар кылдым”- ди ул. Николай Нефедовның Зәй шәһәре социаль учреждениеләренә ярдәме әле моның белән генә тәмамланмый. 19 ноябрьдә “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучыларына 40 азык-төлек җыелмасы биреләчәк.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
апрель, 2026 ел
Паркка язгы сәфәр
Яз көне табигать җанлана. «Тату гаилә» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә бу гаҗәеп үзгәрешләрне күзәтү мөмкинлеген кулдан ычкындырмадылар! «ЭКО яз-2026» масштаблы экологик акциясе кысаларында балалар Р.Ш. Фәрдиев исемен йөртүче паркка танышу экскурсиясе ясадылар.
Зәйдә бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган чара узды
Үзәк китапханәдә Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында һәм бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган «Батыр йөрәктә мәңгелек бар» дигән әдәби-музыкаль композиция үткәрелде.
Киләчәккә сәяхәт: балалар бакчасы көллият белән таныша
2026 елның 8 апрелендә " Кадрлар" милли проекты һәм "Балалар бакчасы-мәктәп-колледж-предприятие" исемле балаларга иртә һөнәри юнәлеш бирү проекты кысаларында "Салават күпере" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Зәй политехника көллиятендә булдылар.
Зәйдә кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашу булды
Бүген "Без бергә" психологик – педагогик ярдәм үзәгендә район башлыгы Разиф Кәримовның кыска вакытлы ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучылар белән традицион очрашуы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз