Зәй районында терлекчелек тармагы буенча семинар узды

2020 елның 13 ноябре, җомга
Бүген «Таң» бүлекчәсенең Куш-Елга товарлыклы- сөтчелек комплексында Зәй муниципаль районы хуҗалыкларында 2020 елның 10 аенда терлекчелек тармагы эшчәнлеген анализлау буенча семинар-киңәшмә узды. Семинар эшендә район башлыгы Разиф Кәримов, «Агрокөч» АҖ генераль директоры Светлана Барсукова, агрохолдингның терлекчелек буенча директор урынбасары һәм баш белгечләре, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе баш белгечләре катнашты. Семинарның пленар өлеше Түбән Биш мәдәният йортында узды. Анда төп тема буенча сораулар каралды, шул исәптән 10 ай эчендә терлек үрчетү буенча анализ ясалды, фермаларда агымдагы вәзгыять тикшерелде, якын киләчәккә бурычлар билгеләнде. Семинарда катнашучылар шулай ук товарлыклы-сөтчелек комплексында булдылар, анда терлекләрне тоту һәм ашату технологиясе белән таныштылар. Район башлыгы Разиф Кәримов терлекчеләр алдына савым сыерларын тулы күләмдә тукландыруны оештыру, тәүлеклек рационны баланслау, сөт продуктлылыгын тәүлегенә 20 литрга кадәр арттыру бурычын куйды. Бүгенге көндә районда 4629 савым сыеры исәпләнә, бер сыерга уртача тәүлеклек савым 15 кг тәшкил итә, тәүлегенә барлыгы 74 тонна сөт тапшырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International