ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе
Бүген Зәйдә район прокуроры Ринат Рәис улы Кәримов катнашында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды. Комиссия әгъзалары фикер алышуына Зәй - 2 яр буенда җимерелгән фонарьлар мәсьәләсе куелган иде.
Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында “Развивайка” клуб эшчәнлеге кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен социаль технология үз эшен дәвам итә.
Бүген Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улы, мәгариф идарәсе башлыгы Печина Лилия Равил кызы, Зәй прокуроры Кәримов Ринат Рәис улы һәм Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең территориаль бүлеге башлыгы Насыйбуллин Ринат Миннулла улы белән берлектә, санитар режимның үтәлешен һәм туклануны оештыруны тикшерү максатыннан, 6 нчы һәм 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбләрендә булдылар.

17
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе
Халыкара студентлар көне алдыннан Сөббух Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә “Укы студент” дип исемләнгән музыкаль күңел ачу чарасы оештырылды. Очрашуга Зәй политехник колледжының беренче курс студентлары чакырылды.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан 2020-2021 нче елларга М.Җәлил исемендәге Республика премиясен бирү буенча конкурска гаризалар кабул ителә башлады.

2020 елның 14 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.


16
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе
Авылда үз эшеңне ачу һәм авыл территорияләрен социаль үстерүдә катнашу мөмкинлекләре турында авыл халкына мәгълүмат җиткерү өчен Аграр яшьләр берләшмәсе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Россия авыл яшьләре берлегенең «Авылда үз эшең – кыю бул!» проектын гамәлгә ашыруга кереште. Эшче төркемнәр Татарстанның Арча һәм башка берничә районында мәгълүмати-консультацион очрашулар, һөнәри юнәлешләр, семинарлар/тренинглар, видеоконференцияләр һәм вебинарлар уздырдылар инде.

12-15 ноябрьдә Зәй шәһәре спорт-сәламәтләндерү комплексының спорт залында Татарстан Республикасының «Сәламәтлек» XVII авыл Спартакиадасы кысаларында, авыл районнарының хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды (2 зона).

14 һәм 15 ноябрь көннәрендә «Яшьлек» боз сараенда 2003-2004 елгы яшүсмерләр арасында Зәй шәһәренең «Яшьлек» – Самара шәһәренең «Союз» командалары арасында ТР беренчелеге календарь уеннары узды.

13-14 ноябрьдә Түбән Кама шәһәрендә ирекле көрәш буенча ТАССРның 100 еллыгына багышланган балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең ачык беренчелеге булып узды, анда "Зәй" спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр түбәндәге нәтиҗәләр күрсәттеләр :


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International