Зәйдә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды

2020 елның 14 ноябре, шимбә
Бүген «Зәй» агросәнәгать паркы территориясендә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Бу атнада Александр Бистәсе, Баграж, Бохарай, Югары Шепкә, Югары Нәлем һәм Түбән Биш авыл җирлекләре шәхси ярдәмче хуҗалыклары үз продукцияләрен тәкъдим итте. Ярминкәдә шулай ук фермерлар Карташов Н.В., Ионов В.И., Савгильдин В. В. да актив катнашты. Сактуда сыер, дуңгыз ите, кош ите, ит ярымфабрикатлары, казылык һәм кондитер әйберләре, сөт продукциясе, яшелчәләр,үсентеләр, шикәр комы сатылды. Сезон башыннан алып сигез ярминкәгә 3 млн. 415 мең сумлык товар сатылган. Традиция буенча, шәһәрлеләргә тәкъдим ителгән продукциянең сыйфатын һәм ассортиментын беренчеләрдән булып район башлыгы Разиф Кәримов, аның урынбасары Валерий Акатьев, район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Марина Захарова, Совет һәм Башкарма комитетның башка җаваплы хезмәткәрләре бәяләде. Район җитәкчелеге карары буенча киләсе ярминкә шимбә көнне, 21 ноябрьдә, «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйданда узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International