12 ноябрьдә район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы М.И. Захарова катнашында эшмәкәрләр советының чираттагы утырышы булды. Утырыш барышында М.И. Захарова коронавирус инфекциясе таралган чорда индивидуаль, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү һәм аны үстерү буенча башкарылган эшләр турында сөйләде, шулай ук ЕНВДны юкка чыгару һәм Зәй муниципаль районы эшкуарлары Советының яңа составын формалаштыру мәсьәләләре каралды.