Район башлыгы «Аккорайд Уилз Руссиа» ҖЧҖендә булды

2020 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Николай Нифатов белән «Аккорайд Уилз Руссиа» ҖЧҖендә булды. Анда район башлыгы завод директоры Иван Жустров белән очрашты, коронавирус инфекциясе таралу шартларында җитештерү процессын оештыру белән танышты. Завод директоры предприятиенең үсеш перспективалары турында сөйләде. Район башлыгы, үз чиратында, җитештерү күрсәткечләрен арттыра барып эшләү һәм Роспотребнадзорның барлык норма һәм таләпләрен үтәү буенча үз киңәшләрен бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International