ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2021 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улы терроризмны һәм экстремизмны профилактикалауга зур өлеш керткән өчен һәм Россия Федерациясенең террорчылыкка каршы милли комитеты оешуга 15 ел тулу уңаеннан, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Моисеева Анна Ивановна үзенең 98 яшен билгеләп үтә. Анна Ивановна 1942 елның 12 августыннан 1945 елның 8 октябренә кадәр санитар, шәфкать туташы, хәрби вазыйфасы - кече сержант була.
“Батыр үлә, үлмәс ат алып, батырлыклар белән макталып. Исемең калсын, үзең үлсәң дә, тарихларда укып ятларлык”, - дигән Муса Җәлил. Быел бөтен татар дөньясы сөекле шагыйребез, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең зур юбилеен билгеләп үтә.
Истәлекле көн алдыннан шәһәр мәдәният йортының тамаша залында «Мирный» территориаль иҗтимагый үзидарәсе, 7 нче номерлы шәһәр китапханәсе, 5 нче мәктәп, әфганчылар белән берлектә, мәдәният йортының иҗат хезмәткәрләре Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруга 32 ел тулу уңаеннан патриотик очрашу үткәрделәр.

14
февраль, 2021 ел
якшәмбе
Зәйдә "Атказанган спорт мастеры В.А. Бекасов призы"на чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының 2 туры тәмамланды.

13
февраль, 2021 ел
шимбә
Бүген «Энергетик» мәдәният сараенда татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия тарафыннан оештырылган «Милли мультfest» Республика балалар кинофестиваленең зона туры уза.
Бүген Зәй муниципаль районында «Россия чаңгы юллары – 2021» ХХХІХ Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары кысаларында, «Татарстан чаңгы юлы – 2021» республика массакүләм ярышлары уза.

11-13 февральдә Казахстан Республикасында чаңгы ярышлары буенча Көнчыгыш Европа Кубогы узды. 11 февральдә «классик стиль белән спринт" та Олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге мәктәп спортчысы Тимашов Антон 2 нче урынны яулады.


12
февраль, 2021 ел
җомга
Чаңгы буенча «СССРның атказанган спорт мастеры В.А. Бекасов призы» на 2 нче турның икенче ярыш көне нәтиҗәләре буенча хатын-кызлар, яшүсмер кызлар, кызлар арасында эстафетада 1 нче урынны Вәлиуллина Алинә, Кощеева Анна, Вәлиәхмәтова Альбина, Үтәгәнова Анастасия составында Зәй командасы яулады;
Диспансер һәм профилактик медицина тикшерүләрен даими узу илебез халкының инвалидлыкка һәм үлемгә китерүче аеруча куркыныч авыруларының үсеш ихтималын шактый киметергә яки иң иртә стадияләрдә ачыкларга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International