Зәйдә "Татарстан чаңгы юлы-2021" республика массакүләм ярышлары уза

2021 елның 13 феврале, шимбә

Бүген Зәй муниципаль районында «Россия чаңгы юллары – 2021» ХХХІХ Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары кысаларында, «Татарстан чаңгы юлы – 2021» республика массакүләм ярышлары уза. Район халкына уңайлы булсын өчен стартлар яңа шәһәр урманының яктыртылган чаңгы трассасында, Зәй - 2 һәм Мирный укучылары өчен, 1 нче һәм 5 нче мәктәпләр стадионнарында, авыл халкы һәм мәктәп укучылары өчен авыл җирлекләре территориясендә үтә. Яңа шәһәрдә беренчеләрдән булып стартка "Иң көчлеләр ярышы"нда катнашучылар чыкты, хатын-кызлар – 5,4 км, ир-атлар-10,8 км дистанциядә ярыштылар. Ярышларда хатын-кызлар арасында 1 урынны - Козенкова Софья, 2 урынны - Шаронова Карина, 3 урынны - Изосимова Юлиана; Ир - атлар арасында 1 урынны-Имамиев Раил, 2 урынны -Бирюков Вадим, 3 урынны - Нехаев Данил яулады. Иң яшь катнашучылар-мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр һәм гомуми белем бирү мәктәпләренең беренче сыйныф укучылары 500 м дистанциягә старт алдылар. Ачылу тантанасында район Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев, район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, ТР чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе Вице-президенты Эдуард Галиев катнашты. «Иң көчлеләр ярышы» җиңүчеләре һәм призерлары дипломнар һәм истәлекле медальләр белән бүләкләнде. Ярышлар пенсионерлар, гомуми белем бирү мәктәпләренең 2-11 сыйныф укучылары, Зәй политехника көллияте студентлары, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре һәм коллективлары узышы белән дәвам итте. Барлык катнашучылар да дипломнар белән бүләкләнде. «Татарстан чаңгы юлы» на килгән барлык кешеләр өчен мәдәни программа : иҗат коллективлары чыгышлары, балалар өчен уен программасы һәм коймак белән кайнар чәй әзерләнгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International