Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Моисеева Анна Ивановна үзенең 98 яшен билгеләп үтә. Анна Ивановна 1942 елның 12 августыннан 1945 елның 8 октябренә кадәр санитар, шәфкать туташы, хәрби вазыйфасы - кече сержант була. Курск сугышында Белорус фронты составында, 61нче армия составында катнаша. 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Берлинны алган өчен» медале, «Германияне җиңгән өчен» медале, «Белоруссияне немец-фашист илбасарларыннан азат итүгә 75 ел»медале белән бүләкләнгән. Анна Ивановнаны котларга шәһәр башлыгы урынбасары Недошивина Елена Владимировна, район Башкарма комитеты җитәкчесе Галиев Эмиль Эдуард улы, ветераннар Советы рәисе Хәлиуллин Геннадий Сәмигулла улы килделәр. Анна Ивановнаны үз йорты янында хәрби комиссариат вәкилләре, «яшь армиячеләр», “сугышчы – интернационалистлар”, «Форпост» җитәкчесе Алексеев А.В., 7 нче һәм 6 нчы мәктәп укучылары да котлады. Ветеран исеменә туган көне уңаеннан бик күп җылы сүзләр әйтелде, аның хөрмәтенә сугыш турында шигырьләр, музыка мәктәбе укучылары башкаруында музыкаль композицияләр яңгырады.