Район башлыгы "Милли мультfest" Республика балалар кинофестиваленең зона турында катнашучыларны сәламләде

2021 елның 13 феврале, шимбә

Бүген «Энергетик» мәдәният сараенда татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия тарафыннан оештырылган «Милли мультfest» Республика балалар кинофестиваленең зона туры уза. Зона турында Зәй, Мамадыш, Бөгелмә, Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Аксубай, Норлат, Лениногорск, Әлмәт, Чирмешән муниципаль районнары, Яр Чаллы шәһәре катнаша. Фестивальнең беренче турында, район сайлап алу этабында, талантлы зәйлеләрнең 25 эше каралды. Зона турында безнең район 19 иҗади эш тәкъдим итәчәк. Район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов үзенең сәламләү сүзендә фестивальне гамәлгә куючыларга, башкарма директорга, оештыру комитетына, балалар белән иҗади эшләр әзерләгән педагогларга һәм мәдәният хезмәткәрләренә татар телен үстерүгә керткән өлешләре өчен, зур рәхмәт сүзләрен җиткерде, әлеге фестивальнең Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елында аерым әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте һәм «Милли мультfest» елның иң лаеклы һәм нәтиҗәле чараларының берсе булачагына өмет белдерде, барлык катнашучыларга уңышлар теләде. Зона турында катнашучыларны шулай ук жюри рәисе, ТР халык артисты, ТР Дәүләт Советы депутаты, татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча ТР Президенты каршындагы комиссия әгъзасы Рамил Чингиз улы Төхвәтуллин, «Милли мультFest» Республика балалар кинофестиваленең башкарма директоры, атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан дәүләт мәдәният институтының театр, кино һәм телевидение факультеты профессоры, «Татаркино»ТР ДБУК директоры Миләүшә Ләбиб кызы Айтуганова сәламләде. Кинофестиваль татар телен саклау, яклау һәм үстерү, Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче татар халкының рухи-әхлакый, заманча мәдәни кыйммәтләрен саклау максатыннан үткәрелә. Зәй иҗат коллективларында катнашучылар жюрины фестивальнең барлык номинацияләрендә дә үз эшләре белән сөендерәчәк: (анимация фильмнары, балалар өчен кыска метражлы фильмнар, компьютер уеннары). Барлык эшләр дә татар телендә тәкъдим ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International