Зәйдә өлкән яшьтәге кешеләрне диспансерлаштыруга китерү дәвам итә

2021 елның 12 феврале, җомга

Диспансер һәм профилактик медицина тикшерүләрен даими узу илебез халкының инвалидлыкка һәм үлемгә китерүче аеруча куркыныч авыруларының үсеш ихтималын шактый киметергә яки иң иртә стадияләрдә ачыкларга мөмкинлек бирә. “Демография” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында, Россиядә профилактик медицина юнәлеше актив үсеш ала. Аерым алганда, өлкән яшьтәге кешеләрне диспансерлаштыру һәм профилактик тикшерүләр узудыру.Теләсә кайсы авыруны дәвалауга караганда булдырмый калу күпкә җиңелерәк икәнлеге күптән билгеле. Нәкъ менә профилактика бүген дөнья медицинасын үстерүнең әйдәүче юнәлешләренең берсе булып тора. Шәһәр һәм авыл халкының үз вакытында һәм квалификацияле медицина ярдәме алуда үзара мөмкинлекләрен тигезләү өчен 65 яшьтән өлкәнрәк булган авыл кешеләрен ел саен диспансеризация үтү өчен Зәй район хастаханәсенә махсуслаштырылган машинада китерү оештырылды. Бу эшне “Радость” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге федераль программа буенча нәкъ менә шушы максатлар өчен алынган махсуслаштырылган автомобиль ярдәмендә башкара. 2020 елда 985 кешегә әлеге ярдәм күрсәтелде. Агымдагы елның І варталында 298 кешене алып килү планлаштырыла. Йогышлы булмаган авыруларны иртә ачыклау һәм аларны вакытында дәвалауда диспансерлаштыру иң әһәмиятле рольне уйный. Диспансерлаштыруның нәтиҗәсе медицина хезмәткәрләренең һәм гражданнарның үзләренең әлеге чарага карашына бәйле. Шуны истә тотарга кирәк-һәр кеше үз сәламәтлеге өчен үзе җаваплы!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International