Истәлекле көн алдыннан шәһәр мәдәният йортының тамаша залында «Мирный» территориаль иҗтимагый үзидарәсе, 7 нче номерлы шәһәр китапханәсе, 5 нче мәктәп, әфганчылар белән берлектә, мәдәният йортының иҗат хезмәткәрләре Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруга 32 ел тулу уңаеннан патриотик очрашу үткәрделәр. Сәхнәдән якташларыбызны Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Недошивина Елена Владимировна котлады. Зәй районының сугыштан кайтмаган егетләре портретларын экраннан күрсәттеләр һәм бер минут тынлык белән искә алдылар. Әфганчылар Хватков Сергей Александрович, Галяминский Сергей Дмитриевич, Зарипов Рөстәм Гариф улы, Шәйхетдинов Илдус Наил улы Әфганстанда үткән еллары, туган ил алдындагы бурычларын батырларча үтәгән дус – геройлары турындагы хатирәләрне кызыксынып һәм дулкынланып тыңладылар. Чарада сугышчы-интернационалистлар хөрмәтенә Ева Косарева, Инесса Сардаева, «Ивушка» фольклор ансамбле башкаруындагы җырлар, 4 сыйныф укучыларының шигырьләре яңгырады. Очрашу кунакларына истәлекле бүләкләр һәм балалар куллары белән ясалган открыткалар тапшырылды. Мирный микрорайонында мондый очрашулар традициягә әверелде. Алар ветераннарга хөрмәт күрсәтү белән бергә, сугышчы-интернационалистларның шәхси батырлыгы мисалында яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә ярдәм итә.