Район башлыгы Кәримов Разиф Гали улы Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улы терроризмны һәм экстремизмны профилактикалауга зур өлеш керткән өчен һәм Россия Федерациясенең террорчылыкка каршы милли комитеты оешуга 15 ел тулу уңаеннан, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.  Аны Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия утырышы барышында, терроризмга каршы комиссия рәисе - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International