11-13 февральдә Казахстан Республикасында чаңгы ярышлары буенча Көнчыгыш Европа Кубогы узды. 11 февральдә «классик стиль белән спринт" та Олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге мәктәп спортчысы Тимашов Антон 2 нче урынны яулады. 12 февральдә «классик стиль белән индивидуаль ярыш» та ул 3 нче урынны алды. 13 февральдә ирекле стиль белән 20 км дистанциягә йөзү буенча Зәй спортчысы шулай ук 3 нче урынны алды. Аңа киләчәктә дә уңышлар телибез!