Чаңгы буенча «СССРның атказанган спорт мастеры В.А. Бекасов призы» на 2 нче турның икенче ярыш көне нәтиҗәләре буенча хатын-кызлар, яшүсмер кызлар, кызлар арасында эстафетада 1 нче урынны Вәлиуллина Алинә, Кощеева Анна, Вәлиәхмәтова Альбина, Үтәгәнова Анастасия составында Зәй командасы яулады; 2 нче урынны Карасева Анастасия, Иксанова Алия, Сабирҗанова Диләрә, Маслова Диана составындагы Түбән Кама командасы алды; 3 нче урынны Ибраһимова Карина, Хәйруллина Динара, Хәбибрахманова Зөлфия, Федюшина Диана составындагы Казан командасы яулады. Ир-атлар, яшүсмерләр, егетләр арасында 1 урынны Лыков Даниил, Куницын Илья, Талманов Ваталий, Сираҗетдинов Ренат составындагы Казан командасы яулады; 2 урынны Хохряков Николай, Вахрушев Евгений, Нәбиуллин Таһир, Карымов Илья сотавындагы Яр Чаллы командасы яулады; 3 урынны Ернов Денис, Шикалов Антон, Коронов Максим, Трунов Александр составындагы Зәй командасы алды. Ярышларның 2нче көн нәтиҗәләре буенча Зәй шәһәре 2 нче гомумкоманда урынга чыкты (1180 очко), 1 урын-Казан шәһәре (1392 очко), 3 урын-Түбән Кама шәһәре (827 очко)булды.