Зәйдә "Атказанган спорт мастеры В.А. Бекасов призы"на чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының 2 туры тәмамланды. Ир-атлар, яшүсмерләр, егетләр арасында ирекле стиль белән 15 км дистанциягә йомгаклау ярышларында җиңүчеләр һәм призерлар булдылар: 1 урын- Хохряков Николай (Яр Чаллы шәһәре), 2 урын - Доценко Данил (Татарстан Республикасы), 3 урын - Сираҗетдинов Ренат(Казан шәһәре). Хатын-кызлар, яшүсмер кызлар, кызлар арасында ирекле стиль белән 10 км дистанциядә җиңүчеләр һәм призерлар булдылар: 1 урын - Иксанова Алия (Түбән Кама шәһәре), 2 урын- Хәбибрахманова Зөлфия (Казан шәһәре), 3 урын- Сабирҗанова Диләрә (Түбән Кама шәһәре). Гомумкоманда урыннары: шәһәрләр арасында: 1 урын - Казан шәһәре, 2 урын - Зәй шәһәре, 3 урын-Түбән Кама шәһәре. Авыл районнары арасында: 1 урын - Сарман районы, 2 урын - Ютазы районы, 3 урын- Кукмара районы.