ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2021 ел
җомга
Ел саен үткәрелә торган «ЭкоЯз» акциясе кысаларында 5 нче урта мәктәптә мәктәп урманчылыгы әгъзалары (җитәкчесе Сәфәрова Д.Т.) батарейкалар җыю буенча акция үткәрделәр.
Бүген Зәй районында «Бердәм РОССИЯ» партиясеннән тәкъдим ителгән, Түбән Кама бер мандатлы округы буенча җиденче чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты Морозов Олег Викторович эш визиты белән булды.
Зәй муниципаль районы “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә ишетмәүчеләр, начар ишетүче кешеләр һәм аларның гаилә әгъзалары өчен “Поддержка” аралашу клубы эшли.
8 апрельдә кызыклы дата – Россия анимациясе көне билгеләнә. Ул мультфильм яратучыларны һәм аларның иҗатчыларын берләштерүне күздә тота. Үзәк балалар китапханәсе бу истәлекле көнне биредәге иҗат төркеме тарафыннан төшерелгән мультфильмны тәкъдир итү белән билгеләде.
2021 елның 1 гыйнварыннан хезмәтне саклау буенча 39 яңа кагыйдә үз көченә керде, яңа документлар хезмәт мөнәсәбәтләре һәм социаль партнерлык өлкәсендәге төрле сфера эшчәнлеген җайга сала.
8 апрель көнне Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге базасында Zoom платформасында онлайн режимда «вакансияләр ярминкәсе» узды. Чарада "КАМАЗ" ЯАҖ «ТЭМПО» Кама металл корылмалар заводы, «Ремдизель» АҖ вәкилләре катнашты.
8 апрельдә хакимиятнең зур залында шәһәр Советының җир мәсьәләләре, экология һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча даими комиссиясе утырышы булды.

8
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

«Эквест» V юбилей онлайн - конкурсы башланды. Ул инде 5 ел бөтен республика яшьләрен берләштерә.

2021 елның 13 апрелендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Социаль иминият фонды җитәкчеләре, Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза Баш бюросы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының гражданнарны бергәләп кабул итүе була.
8 апрельдә “Алтынчәч” балалар бакчасында Татарстан Республикасында Туган тел һәм халык бердәмлеге елына багышланган һөнәри юнәлеш чарасы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International