Зәйдә җир мәсьәләләре буенча даими комиссия утырышы узды

2021 елның 9 апреле, җомга
8 апрельдә хакимиятнең зур залында шәһәр Советының җир мәсьәләләре, экология һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча даими комиссиясе утырышы булды. Утырыш эшендә шәһәр башлыгы урынбасары Е.В. Недошивина, шәһәр Советы депутатлары - даими комиссия әгъзалары, Совет аппараты һәм шәһәр һәм район Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Утырышның көн тәртибенә 8 мәсьәлә кертелгән иде. Докладлар белән Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Е.В. Недошивина һәм мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Р. Р. Шәйхиев чыгыш ясадылар. Депутатлар көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар проектларын кабул иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International