Зәйдә РФ Дәүләт Думасы депутаты Морозов Олег Викторович эш визиты белән булды

2021 елның 9 апреле, җомга
Бүген Зәй районында «Бердәм РОССИЯ» партиясеннән тәкъдим ителгән, Түбән Кама бер мандатлы округы буенча җиденче чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты Морозов Олег Викторович эш визиты белән булды. «Энергетик» мәдәният йортында район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында депутат Зәй муниципаль районы активы белән очрашты. Разиф Галиевич хәбәр иткәнчә, 2021 елның 9 сентябрендә сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау булачак, Олег Викторович «Бердәм РОССИЯ» партиясеннән сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар күрсәтү өчен алдан тавыш бирүдә катнашу өчен гариза биргән. Алдан тавыш бирү ачык форматта узачак-анда һәр татарстанлы катнаша ала. Очрашу ахырында тантаналы шартларда «Бердәм РОССИЯ»партиясенең яңа әгъзаларына партия билетлары тапшырылды. Эш сәфәре кысаларында Олег Морозов район башлыгы Р.Г. Кәримов белән бергә 7-нче номерлы мәктәптә булды, анда шәһәрнең мөмкинлекләре чикләнгән 5 укучысына планшетлар бүләк итте. Олег Викторович укучыларга нык сәламәтлек, укуда уңышлар, заман белән бергә атлауларын теләде. Соңрак депутат «Татэнерго» АҖ филиалы - Зәй ГРЭСы хезмәт коллективы белән очрашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International