ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе
4 нче мәктәптә «ЭКОяз 2021» республика акциясе кысаларында макулатура тапшыруга әзерлек буенча акция старт алды. Макулатура җыюның төп максаты – укучыларда ресурсларга сакчыл караш тәрбияләү, кәгазьне рациональ файдалануга өйрәтү.

"Кызыл калфак" балалар бакчасында экологик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә. Көн саен һава суларга чыккач мәктәпкәчә яшьтәге балалар үз участокларындагы территорияне җыештыруда катнашалар.

Экологик икеайлык кысаларында «Кызыл калфак» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән танып-белү чарасы үткәрелде.

Зәй районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2021 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек буенча конкурска йомгак ясалды.
5 апрельдә “Кыңгырау” балалар бакчасында “Язны каршылыйбыз” дигән экологик десант узды. Әлеге чара мәктәпкәчә яшьтәге балаларда экологик культура һәм кече Ватанга мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлтелгән.

7
апрель, 2021 ел
чәршәмбе
1950 елдан башлап ел саен 7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Бу көнне 1948 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы уставы үз көченә керә.
7 нче апрельдә “Барс” спорт мәктәбендә санитар икеайлык кысаларында «Карга - һөҗүм!!!» акциясе узды һәм шундый девиз астында “Энергия“ стадионы мәйданы кардан чистартылды.

7 нче апрель көнне 7 нче мәктәптә “Сирәк төрле хайваннарны һәм үсемлекләрне саклыйк“ темасына экологик дәрес үтте.

Бүген санатар- экологик икеайлык кысаларында, «Кайгырту» иреклеләр хәрәкәте волонтерлары, Зәй политехник көллиятенең «Экостайл» командасы белән берлектә, Зәй - 2 не урап узучы юлда урнашкан «Изге Чишмә» территориясен җыештырдылар.
7 апрель көнне Үзәк китапханәдә система китапханәчеләре өчен «Китапханәдә мәгърифәтчелек эшчәнлеге, балалар һәм өлкәннәр иҗатын үстерү формасы буларак мастер-класс" дигән чираттагы практикум узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International