«Эквест» V юбилей онлайн - конкурсы башланды. Ул инде 5 ел бөтен республика яшьләрен берләштерә. Ел саен Зәй политехник көллиятенең «Экостайл» командасы әлеге конкурста катнаша. Квест барышында бөтен республикадан экоактивистлар командалары үзләренең белем бирү учреждениеләрендә агарту һәм табигать саклау чараларын үткәрү өчен көчләрен берләштерәчәкләр. Бер ай дәвамында катнашучылар биремнәрне онлайн-режимда алачаклар. Беренче бирем: үз командасын тәкъдим итү. Балалар бу бурычны тиз һәм көйле итеп башкарып чыктылар.