Ел саен үткәрелә торган «ЭкоЯз» акциясе кысаларында 5 нче урта мәктәптә мәктәп урманчылыгы әгъзалары (җитәкчесе Сәфәрова Д.Т.) батарейкалар җыю буенча акция үткәрделәр. Активистлар Чернова Д., Сираҗиева А., Ашрапов Э. Архиреев Р. укучыларга туфракка ташланган батарейканың нинди зыян китерүе турында сөйләделәр. Балаларны махсус утильләштерү өчен батарейкалар җыярга һәм акция турында ата-аналарына һәм күршеләренә сөйләргә чакырдылар. Батарейкаларны җыюда мәктәпнең бөтен коллективы, шул исәптән педагоглары да катнашты.