ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2021 ел
җомга
Бүген Зәй районы хезмәтчәннәре район башлыгы Разиф Кәримов һәм район имам-мөхтәсибе Фатих хәзрәт Нуруллинның хәер-фатихасын алып, сабан культураларын чәчүгә керештеләр. Быел язгы культуралар чәчелә торган мәйдан 14,2 мең га тәшкил итәчәк.
Зәйдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре тәмамланды. Сезон башыннан районда барлыгы 26 ярминкә уздырылып, аларда 12 миллион сумнан артыклык продукция сатылган. Ярминкәләрдә шәһәр халкына үз товарларын агросәнәгать паркы, фермер хуҗалыклары, авыл җирлекләре тәкъдим итте.
14 нче апрельдә санитар икеайлык кысаларында «БАРС» спорт мәктәбендә «Чүпнең үз йорты бар!!!» акциясе узды.
«Алтынчәч» балалар бакчасында жюри әгъзалары «Бәхетле балачак - 2021» конкурсына йомгак ясадылар. Быел «Бәхетле балачак» VI муниципаль шигырь укучылар конкурсы Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына һәм Зәй муниципаль районында Туган як елына багышланган иде.

«Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарындагы  филиалы 2021 елның 14 апреленнән 23 апреленә кадәр вакцинопрофилактика буенча «кайнар линия» үткәрә.

15 нче апрельдә 9 нчы мәктәпнең 6  "Б" сыйныфында "Урал,Кавказ таулары" дигән темага ачык дәрес үткәрелде.


15
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе
Хәзерге вакытта бөтен дөньяда әйләнә-тирә мохитнең торышы бозылу күзәтелә. Хәлне мәктәпкәчә яшьтән башлап экологик белем бирү ярдәмендә генә үзгәртергә мөмкин.
14 апрельдә Казан шәһәре Милли китапханәсе бинасында «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды.
15 апрельдә Зәйдә район предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре һәм шәхси эшмәкәрләр өчен «Хезмәт базарында диалог-30 ел бергә» дигән темага семинар – киңәшмә узды.

Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов район Башкарма комитеты җитәкчесе Э.Э. Галиев белән бергә 2021 елгы капиталь ремонт һәм төзелеш объектларын карап чыкты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International