14 нче апрельдә санитар икеайлык кысаларында «БАРС» спорт мәктәбендә «Чүпнең үз йорты бар!!!» акциясе узды. Шундый девиз астында «БАРС» спорт мәктәбе хезмәткәрләре “Энергия “ стадионы якын-тирәсендә чүп-чар җыю һәм чистарту акциясе үткәрделәр. Әлеге акциянең максаты- кешеләрне социаль активлыкка өндәү, экологик караш, әйләнә-тирәлеккә һәм яшәү урыннарына карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, игътибарны әйләнә-тирә мохитнең пычрануы проблемасына җәлеп итү.