Зәйдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре тәмамланды

2021 елның 16 апреле, җомга
Зәйдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре тәмамланды. Сезон башыннан районда барлыгы 26 ярминкә уздырылып, аларда 12 миллион сумнан артыклык продукция сатылган. Ярминкәләрдә шәһәр халкына үз товарларын агросәнәгать паркы, фермер хуҗалыклары, авыл җирлекләре тәкъдим итте. Район башлыгы Разиф Кәримов үзе һәр ярминкәгә чыгып, зәйлеләргә тәкъдим ителгән продукциянең сыйфаты һәм ассортиментын бәяләп, контрольдә тотты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International